"Иманлы булыйк..."
#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#ИделбуеБолгардәүләтендәисламдиненкабулитүнең1100еллыгы
#Кадрәкавылкитапханәсе
Быел ислам диненең рәсми рәвештә кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Кадрәк мәдәният йортында "Иманлы булыйк" дигән дини - тәрбияви кичә уздырылды. Рәмзия апа Авзалова Ислам дине кабул ителүнең тарихы белән таныштырды. Фәридә апа Нәҗмиева, Рәмзия апа Сабирҗанова, Гөлчәчәк апа Вагыйзова дини тәрбия, әхлак турында бик эчтәлекле чыгыш ясадылар.Яббарова Ләйсәния апа бәетләр турында сөйләде. Авыл китапханәчесе "Иманлы булыйк..." дип исемләнгән күргәзмә ясады. Укучыларга тәкъдим ителде.