Центральная библиотека

"Алтын көзнең - алтын бәйрәме"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Кадрәкавылкитапханәсе
18 октябрь көнне Кадрәк китапханәсе үзенең өлкән яшьтәге китап укучыларын чәй табыны артына җыйды. "Алтын көзнең - алтын бәйрәме" дип исемләнгән бәйрәм өлкәннәр көненә һәм Минзәлә Үзәк китапханәсенең 125 еллыгына багышланды. Китапханәче бәйрәм белән тәбрикләде. 125 еллык тарихы булган Үзәк китапханә һәм авыл китапханәсе белән таныштырды. Газета - журналларга күзәтү ясады. Өлкәннәребез тормыш мәшәкатьләреннән азга гына булсада арынып, аралашып ял иттеләр.