"Кызыл китап ни сөйли?"
#Россияхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ
#юбилей
#Верхне-Юшадинскаясельскаябиблиотека
8 октябрьдә Югары Юшады авыл китапханәсендә "Кызыл китап ни сөйли?" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм экологик дәрес узды. Һәр республиканың Кызыл китабы нәшер ителгән. 1995 елда Татарстан Республикасының Кызыл китабы чыгарылды. Бу китап битләрендә күпме хайваннарның, үсемлек ләрнең, бөҗәкләрнең Татарстан буенча ничек таралганы, саны турында белешмәләр бирелгән. Китапханәче табигатьне ничек сакларга, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтте. Максат: балаларны Кызыл китап белән таныштыру һәм аңа кертелгән хайван, кош-корт, үсемлек төрләре турында мәгълүмат бирү.