"Табигать тудырган талант"
#Россияхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ
#юбилей
#Верхне-Юшадинскаясельскаябиблиотека
Шагыйрь, журналист Л. Шәех 1982 нче елның 4 нче октябрендә Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Аның публицистик мәкаләләре, шигырьләре газета-журнал битләрендә даими басылып тора. 7 октябрьдә Югары Юшады авыл китапханәсендә шагыйрь, журналист Л. Шәех иҗатына багышланган "Табигать тудырган талант" исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм китап укучыларга тәкъдим ителде. Максат: Л. Шәех иҗаты белән таныштыру, матур әдәбиятка мәхәббәт уяту.