"Шигърият илендә"
#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#ГодцифровизациивРеспубликеТатарстан
#125летМензелинскойМЦБ# юбилей
#Кадрәкавылкитапханәсе
5 октябрьдә Кадрәк авыл китапханәчесе "Ландыш" балалар бакчасында, бик күп китаплар авторы Л. Шәех иҗатына багышлап "Шигърият илендә" дигән шигырь укулар оештырды. Балаларга язучы турында сөйләде. "Безнең ишегалдында", "Безнең урманда", "Алдамыйм" китапларына кергән шигырьләре кычкырып укылды. Балаларга шигырьләр бик охшады. Максаты: Татар язучылары белән таныштыру. Кече яшьтән китапка мәхәббәт уяту.