"Картаямыни соң йөрәк?"
#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей#Әтрәклеавылкитапханәсе
#Өлкәннәркөне
Өлкәннәр көне - үзе бер үзенчәлекле бәйрәм. Авылыбызда яшәүче, төрле өлкәләрдә тырышып эшләп лаеклы ялга чыккан абый - апалар һәрвакыт хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы. 5 октябрь көнне Мәдәният йортында авылыбыз җитәкчелеге, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче, социаль хезмәткәр белән берлектә, өлкән яшьтәгеләр өчен "Картаямыни соң йөрәк?" исемле очрашу үткәрелде. Бәйрәмгә килгән кунакларыбыз бер - берсе белән аралаштылар, китап укырга яратучылар китапханәдә булдылар. Бәйрәм мул итеп әзерләнгән өстәлләр артында, җыр -биюләр, шигъри котлаулар белән аралашып барды. Ф.Хөснинең "Кабак" әсәре дә кунакларга бик ошады. Илләребезгә тынычлык, күкләребезнең аяз булуын, өстәлләребезнең һәрчак сый - нигъмәтле, күңелләребездә җан тынычлыгы, һәрберебезнең сау - сәламәт булуын теләп, абыстаебыз Роза апа дога кылды. Авылыбызның ныклы рухи терәге булган апа - абыйларның әле бик күп еллар исән - имин булып, якыннары янәшәсендә кадерле кешеләр булып яшәүләрен телибез.