Центральная библиотека

"Картлык һәркемгә килә"

#Бикбауавылыкитапханәсе
#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#Өлкәннәрдекадасы
Бүген 5 октябрь көнне Бикбау авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Тормыш ямьле Сезнең белән!" дип аталган күңел ачу кичәсе узды. Кичәгә "Бердәмлектә көч" оешмасы членнары да чакырылган иде. Бәйрәмебезне котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Л.Мардамшина ачып җибәрде, бик күп матур сүзләр, котлаулар әйтелде.
Төрле кызыклы уеннар уйналды, шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында кызыклы сөйләшүләр белән дәвам итте.
"Картлык һәркемгә килә" исемле күргәзмә куелды. Күргәзмәгә күзәтү ясап, карт кешегә ихтирамлы, ихтибарлы,мәрхәмәтле булыйк, "картлык һәркемгә килә" дигән нәтиҗә ясалды.