"Бер яшьлектә, бер картлыкта"
#НаратлыКичүавылкитапханәсе
#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#Өлкәннәрдекадасы
Бүген 5 октябрь көнне Наратлы-Кичү авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә өлкәннәр көненә багышлап "Бер яшьлектә, бер картлыкта" дип аталган әдәби-музыкаль кичә оештырды.
Кичәдә "Әдәби хәзинә" клубына йөрүчеләр, яшьләр концерт номерлары белән чыгыш ясарды.
Бәйрәмебез башында бик күп матур сүзләр,котлаулар әйтелде. Залда утыручы өлкән яшьтәге укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән дә котладык. Китәбез мул табыннар артында дәвам итте. Китапханәче өлкәннәр көненә ясалган күргәзмәне тәкъдим итте. Өлкәннәр кызыксынып карадылар, балалар өчен әби- бабайлар турында китапларны да яшьләргә тәкъдим иттек. Аралашып, хәл белешеп, рәхмәтләрен әйтеп, сөенеп киттеләр өлкәннәребез. Киләсе очрашуларга кадәр, сау- сәламәт булып, тынычлыкта күрешергә насыйп булсын!
Катнашты 35 кеше.