#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Бикбауавылыкитапханәсе
Ленар Шәех 1982 елның 4 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә . Такталачык урта мәктәбендә белем алганда, Ленар каләм тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. Аның "Адашлар" исемле иң беренче язмасы 1994 елда "Игенче даны" (хәзерге "Актаныш таңнары") район газетасында басылып чыга. Алтынчы сыйныфта укыганда тәүге шигырен дә язып карый. Ул "Безнең гаилә" дип атала. 1999-2002 елларда ул Минзәлә педагогия көллиятендә белем ала. Аның әсәрләре бер-бер артлы республика газета - журналларында күренә башлый, "Сабантуй" газетасында шигырьләре басыла. Шул вакытта аны Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев күреп ала. Ул Ленарга өмет баглап, аның талантлы шагыйрь булачагына ышаныч белдерә, бу хакта матбугатта язып чыга.
4 нче октябрьдә Ленар Шәехкә 40 яшь тулу уңаеннан Бикбау авылы китапханәсендә "Һәр шигырь үзе бер әкият" исемле күргәзмә оештырылды, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән китап укучыларны таныштырып үтелде, "Казан-Мәскәү" җыентыгыннан шигырьләр укылды.
- Сайт: https://vk.com/public142138625
- Телефон: 8(85555) 3-12-05
- E-mail: mcbib@mail.ru
- Адрес: 423700 Республика Татарстан, г. Мензелинск, ул. Коммунистическая, дом 13