Центральная библиотека

"Безнең кече дусларыбыз"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Аюавылкитапханәсе
4 октябрь, тирә юньдәге җәнлекләрне саклау көне уңаеннан, Аю авыл китапханәсе, "Миләшкәй" балалар бакчасында "Безнең кече дусларыбыз" исеме астында экологик сәгать үткәрде. Китапханәче балаларга безнең тирә-юньдә яшәүче кошлар, җәнлекләр турында сөйләде һәм өебездә песиләр, этләр тотсак аларга җаваплы булуыбызны, вакытында ашатып-карап торырга кирәклеген аңлатты. Е.Чарушинның куяннар, песиләр турындагы хикәяләрен укып анализлады.
Максат: балаларда кече яшьтән табигатькә игътибарлы булу, әйләнә тирәдәге тереклеккә миһербанлылык хисләре тәрбияләү.