#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ
#Өлкәннәр көне
#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
Еллар арты еллар үтеп тора, көннәр арты көннәр үтәләр. Һәр елны, октябрьнең 1 числосында өлкәннәргә генә хас булган олуг бәйрәм “Өлкәннәр” көне билгеләп үтелә. Менә 30 сентябрь көнне Дусайкичу клубында "Картаямени соң йөрәк?" дигән әдәби- музыкаль кичә узды. Кичә җыр һәм моңга әверелеп барды. Ветераннар советы рәисе Алсу Хазипова өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап үзе исеменнән, җирле үзидарә исеменнән иң изге теләкләрен җиткерде һәм бик матур эчтәлекле шигырен сөйләде. "Чаткы" театрына йөрүче кызлар мунча ташыннан өзекләр күрсәттеләр. Шигапова Рәйсә чыгышын авыл халкы бик яратып кабул итте. Яңа Мәлкән авылы китапхәнәчесе Равилова Зөлфиянең җырлары һәркемнең күңеленә үтеп керде, ә гармун моңнарын Гайсин Наил яңгыратты. Ильясова Гөлнур башкаруындагы җырлар өлкәннәрнең яшьлек хисләрен уятты.
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам ителде. Шушы бәйрәмнең спонсорлары- бәйрәм өстәле әзерләүдә Ильясов Ильнар, Аглиуллина Алия һәм Гайсина Назлыгөл ярдәм иткәннәр. Ә инде бик тәмле бәлеш белән иң оста пешекче Ахмадиева Әзһәрия сыйлады.
Бу бәйрәм өлкән буынга ихтирам күрсәтү генә түгел, ә тырыш хезмәтләре, кешелекле булулары, зирәклекләре өчен олы хөрмәтебезне белдерергә уңай мөмкинлек иде.Ихлас күңелдән сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек телибез! Якын кешеләрегезнең җылысын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәгез, ә балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезне үзләренең уңышлары белән сөендереп торсыннар. Бәйрәм белән сезне!
- Сайт: https://vk.com/public142138625
- Телефон: 8(85555) 3-12-05
- E-mail: mcbib@mail.ru
- Адрес: 423700 Республика Татарстан, г. Мензелинск, ул. Коммунистическая, дом 13