Центральная библиотека

"СПИД турында нәрсә беләсең?"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ
#юбилей
#ЮгарыЮшадыавылкитапханәсе
Спид сүзе-йогышлы иммунодефицит синдромы сүзеннән кыскартылган. Спид-җирдә яшәүчеләргә азгынлык, тотнаксызлык, әхлаксызлык өчен бирелгән җәзадыр, бәлки. 24 сентябрь көнне Югары Юшады авыл китапханәсендә "СПИД турында нәрсә беләсең?" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды, әңгәмә үткәрелде һәм буклетлар таратылды. Китапханәче тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак булырга, һәрвакыт файдалы гамәлләр генә кылырга, балаларга аңлатырга кирәклеге турында сөйләде. Максат: Спидның ничек куркыныч булуын аңлату.