#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей#Әтрәклеавылкитапханәсе
Көз - үзенчә бик матур, төрле төсләргә бай ел фасылы. Һәм аның иң куанычлы өлеше - ел буе тырышкан хезмәтләрнең нәтиҗәсен без көз көне күрәбез. Быел, аллага шөкер, игеннәр дә, бакчаларда җиләк - җимешләр, яшелчәләр дә мул булды. 23 сентябрь көнне Мәдәният йортында "Көзге бәйрәм" үткәрелде. Гармун моңнары, җыр - биюләр башкарылды, хәтерләрне яңартырдай кызыклы сораулар, сынамышлар әйтелде, күңелле уеннар уйналды. Кунакка Көзбикә белән Бакча карачкысы да килделәр. "Табигать шифаханәсе" дигән өлешендә үзебезнең тирәлектә үсүче үсемлекләрнең файдалары турында әңгәмә үткәрелде.
Үзебезнең тырыш хезмәтебезнең әҗерен тыныч күңелләр белән, мул табыннар артында күрергә язсын иде.
- Сайт: https://vk.com/public142138625
- Телефон: 8(85555) 3-12-05
- E-mail: mcbib@mail.ru
- Адрес: 423700 Республика Татарстан, г. Мензелинск, ул. Коммунистическая, дом 13