Центральная библиотека

"Тынычлык сүзен мин ничек аңлыйм"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан 2002 елдан башлап 21 сентябрь Халыкара Тынычлык көне дип билгеләп үтелә. Бу көнне барлык илләргә дә сугышлардан һәм утлы кораллар куллануны тыярга тәкъдим ителә. Китапханәдә бу тема буенча информация сәгате үткәрелде. Катнашучыларга аның тарихы турында мәгълумат бирелде. Тынычлык символы - күгәрченнәр ясалды. Китапханәче Р.Миңнуллинның "Без - дөнья балалары", Л.Шагыйрьҗанның "Минем җырлыйсым килә" исемле шигырьләре ,мәкальләр белән таныштырды. "Тынычлык сүзен мин ничек аңлыйм" дигән сорауга җаваплар тыңланды.
Чарадан, татар халык мәкалендә аңлатылганча, бердәм, бер йодрыкка тупланып яшәгән җәмгыятькә, яки бер фикердә булып, тату яшәгән гаиләгә бернинди куркыныч та янамый, тыныч, матур тормыш алып барырга мөмкин дигән ышанычлы уй белән таралдык.