Центральная библиотека

"Арыслан гәүдәле Нури"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
19 сентябрь көнне китапханәдә шагыйрь һәм тәрҗемәче Нури Газиз улы Арслановның тууына 110 ел тулуга карата "Арыслан гәүдәле Нури" исеме астында күргәзмә ясалды, китап укучыларга тәкъдим ителде.
Нури Газиз улы Арсланов Ул 1912 елның 19 сентябрендә Казакъстанның Кызылъяр шәһәрендә туган. 1928 елда Күкчәтау шәһәрендә җидееллык татар мәктәбен тәмамлый, аннары Казанга килеп, 1928-1931 елларда сәнгать техникумының рәсем бүлегендә укый.
Фронттагы сугышчан хезмәтләре өчен Совет хөкүмәте аны Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкли.
Сугыштан соң Нури Арсланов ун елга якын «Совет Татарстаны» редакциясендә — рәссам, 1964-1972 елларда «Казан утлары» журналында шигърият бүлеге мөдире булып эшли. 1972 елдан ул тулысынча профессионал язучы хезмәтенә күчә.
Нури Арсланов 1991 елның 12 апрелендә вафат була. Казанның Яңа бистә зиратында җирләнгән.