Центральная библиотека

"Аек башта -аек акыл"

#Россияхалыкларыныңмәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Кеше үзен аңлап - белеп яшәгән чорда, яхшы һәм начар гадәтләр арасында, шуларны үзенең тормыш рәвеше итеп яши. Шул яман гадәтләрнең иң башында - эчүчелек чире тора. Кече яшьтән үк, без, өлкәннәр балаларны бу тайгак сазлык юлыннан сакларга, аның зарары турында аңлатып торырга бурычлы. Шушы максатны алдыбызга куеп, китапханәдә "Аек башта -аек акыл" дигән чара үткәрелде. Авылыбыз абыстае Роза апа чарага килде. Ул дини яктан эчүчелекнең нинди авыр йөк булуын, кешене юкка чыгаруы хакында аңлатты. Китапханәче китап күргәзмәсе әзерләде, һәм сәламәт яшәү рәвеше турында чыгыш ясады.