Центральная библиотека

"Әдәби хәзинә"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#НаратлыКичүавылкитапханәсе
Алтын Көз!.. Болай әйткәндә без табигатьтәге тышкы буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге барыннан да бигрәк көзге муллык, иркенчелек белән билгеләнә. Табигатьнең иң асыл фасылы - алтын көздә килә инде халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме - Сөмбелә. Сөмбелә - башак дигән сүз. Өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигән сүз. Сөмбелә бәйрәме татар халкының ел фасылларына караган бәйрәме. Табигатьнең матурлыгын күрә белергә, җирне яратырга, сакларга, үрнәк алырга, хезмәт сөяргә өйрәтүне максат итеп үткәрелгән бу бәйрәм.
15 сентябрь көнне Наратлы-Кичү авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Әдәби хәзинә" берләшмәсе әгъзалары белән "Сөмбеләне кем белән? " дигән уңыш бәйрәме үткәрде. Уңышлардан матур өстәл кордык. Һәркем үзенең уңышка ирешү юллары белән бүлеште. Арабыздан уңган бакчачы Гүзәл апаны Сөмбелә итеп киендердек. Көзге муллык турында табышмаклар, йолалар әйтештек. Сөмбелә бәйрәме кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Катнашты 7 олы кеше.