"Ул кабызган утлар һаман янар"
#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМнзелинскойМЦБ#юбилей
#Бикбауавылыкитапханәсе
15 сентябрьдә Бикбау авылы китапханәсендә Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган "Ул кабызган утлар һаман янар" дип аталган чара үткәрелде. К.Тинчурин татар драматургиясе һәм театры тарихында якты йолдызларыбызның берсе булып тора. Ул бик күп талант иясе: драматургта,артистта, режиссер да, шагыйрь дә. Сәхнәдә, радиода, телевидениедә К.Тинчурин сүзләренә язылган җырларны без гел ишетәбез. Китап укучыларыбыз К.Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты буенча ясалган альбом белән таныштылар, аның сүзләренә язылган җырларны искә төшердек. "Мәрҗәннәр" тезмәсеннән хикәяләр укыдык.
Максат: драматург К.Тинчурин иҗатын пропагандалау.