Центральная библиотека

"Китаплар яшәгән йорт"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#Бикбауавылыкитапханәсе
13 сентябрь көнне Бикбау авылы китапханәсендә "Китаплар яшәгән йорт" исеме астында, кечкенә балалар белән китап иленә сәяхәт ясалды.
"Китап укуны яратырга өйрәтү - безнең үз балабызга бирә алган иң яхшы бүләгебез", дигән танылган актриса һәм балалар педагогы Сесиль Лупан.
Әлбәттә, сабый өчен иң яхшы укытучы - аның үз әти- әнисе. Милләткә, ил-җиргә, сөйләмгә татлы сүз биргән туган телгә мәхәббәт тә әни сөйләвеннән күчә килә балага. Китапханәгә юлны әти- әниләр, мәктәп белән берлектә эш алып барып, бер генә бала да, бер генә укучы да китапханәдән читтә калмасын өчен бөтен көчне куярга кирәк.
Китап укудан бала ләззәт алырга тиеш, уку уен кебек үк мавыктыргыч булганда гына баланы мавыктыра ала. Туган телдәге җыр, моң белән, аудиоязмалар кулланып та, китапка кызыксыну тәрбияләргә мөмкин. Бала бик кечкенә вакыттан моны эшләргә була.
Без бүгенге сәяхәтебездә балаларга шушы әдәби байлыкны күрсәтергә, аңлатырга тырыштык.