Центральная библиотека

Абдулла Алишның туган көне

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#годцифровизациивреспубликеТатарстан
#125летМензелинскойЦБС#юбилей
#ТатМушугинскаясельскаябиблиотека
15 нче сентябрь - совет чоры татар балалар әдәбиятының күренекле вәкиле Абдулла Алишның туган көне. Әдип ике дистәдән артык әкиятләр һәм хикәятләр иҗат итә. Бу унайдан К.А.Смирнова ис. урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән "Абдулла Алиш - балалар өчен" исемле чара үтте. Үкучылар белән "Чукмар белән Тукмар”, "Куян кызы", "Койрыклар", "Сертотмас үрдәк" һәм башка әкиятләрен укыдык, тормыш юлы белән таныштык. Әдип әкиятләре балаларга тирән тәэсир калдыра, тәрбияләүнең иң отышлы ысулларының берсе булып тора. Катнашты 13 бала.