"Әкиятләр илендә"
#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#Бикбауавылыкитапханәсе
10 сентябрь көнне китапханәдә "Әкиятләр илендә" оешмасы членнары белән "Кечегә шәфкатьле, олыга хөрмәтле" исеме астында әңгәмә үткәрелде. Балаларда бер-берсенә һәм әйләнә - тирәдәгеләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде.
Балалар белән яхшылык,аны әшләү мөмкинлекләре турында сөйләштек.
Балалар җылы, матур сүзләр әйтә-әйтә кояш җыйдылар, капчыктан үзләре өчен файдалы дип саналган иң изге фикерләрне алдылар, серле урындыкка утырып, бүген нинди изге эшләр эшләргә уйлаулары турында сөенеп әйттеләр.
Балаларның шәфкатьле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы булып үсүләрен теләп калабыз.