Центральная библиотека

Урамда салкын, карлы кыш

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#Дәвекавылыкитапханәсе
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей

Урамда салкын, карлы кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп тә җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып, адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр. Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра. Бездә үз чиратыбызда кошларга ярдәм итәргә телибез, аларга һәрдаем ашарларына салып торабыз, балаларга шулай кирәклеге турында аңлатабыз