Центральная библиотека

"Студент"

#халыклармәдәнимирасыелы
#цифрлаштыруелы
#культурадляшкольников
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Һәр кешенең студент еллары онытылмас күңелле чор булып истә кала. Шул ук вакытта,ул еллар яшьләрне олы тормышка әзерләүче бер этап та. "Студент" сүзен беренче тапкыр Рим шагыйре Овидий кулланган. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә, "студент"- тырышып эшли һәм укый торган кеше. Менә шундый яшь,чибәр, юмор хисенә бай, "автомат" сүзен яратучы, "әни" пешергән ашларны сагынучы, сессияләрен тәмамлап, ял вакытларын зарыгып көтүче студентлар белән 28 нче январь көнне китапханәдә очрашу үткәрелде. Инде үткәндә калган мәктәп елларының,бугенге студент тормышының кызыклы вакыйгалары искә алынды.Кроссворд сорауларына җаваплар эзләнде.
Авылыбызның студент кызларына,егетләренә тырышып укуларын,яшьлек чорларының матур үтүен, әти-әниләрен сөендереп, теләгән эшләргә урнашуларын, тормышта үз урыннарын табуларын теләп калабыз.