Центральная библиотека

"Юмор безнең арада"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегекөне
#демограф ия
#әтрәклеавылкитапханәсе
Күп илләрдә 1 апрель көне -шаярышу,бер береңнән җиңелчә генә көлү,алдау көне буларак билгеле. Аның барлыкка килүен беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Көлү,шаярышу һәркемгә көч -куәт, дәрт өсти,
күңелләр күтәрелә. Әгәр бу көнне сезне алдаганнар икән,димәк сез бу көнне бушка үткәрмәгәнсез.Рәхәтләнеп үзегез дә алдау көне кагыйдәләре буенча кемнедер "сөендерегез"-алдагыз! Елмаегыз-көлегез һәм аның сәламәтлек өчен файдасы күп булуы хакында онытмагыз.
Әтрәкле китапханәсендә Мәдәният хезмәткәрләре белән бергә "Юмор безнең арада" исемле күңел ачу чарасы үткәрелде.Язучыларыбызның юмористик әсәрләреннән күргәзмә куелды. Шайхуллин Расих абыйның кызык хәлләре барыбызга да бик кызык тоелды.Үз гомерендә барыбыз да бу "алдашу" кармагына эләгә.Шундый кызык хәлләребез белән уртаклашып,үзебезнең якташ юморист, сатирик язучыбыз Ф.Батталның кызыклары белән таныштык .