"Энҗе чәчтем- энҗе җыям"
#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
2021 ел-туган телләр елы дип игълан ителде.Безнең туган телебез-татар теле, бик гаҗәеп бай тел.Шул уңайдан,Әтрәкле авыл китапханәсендә халкыбыз иҗаты буенча, "Энҗе чәчтем- энҗе җыям"исемле китап кургәзмәсе ясалды һәм китап укучыларга тәкъдим ителә. Бу сериягә керүче китаплар күп төрле жанрны колачлыйлар: әкиятләр,дастаннар, бәетләр,такмаклар,мөнәҗәтләр,халык афоризмнары-мәкальләр, табышмаклар,әйтемнәр, сынамышлар,тизәйткечләр,һ.б. Ике сәнгать чишмәсе: шигърият һәм музыка кушылудан туган җыр дөньясы, мәзәкләр - үзләре бер могҗизалы дөнья булып торалар.
16 нчы март көнне халык авыз иҗатының төрләре булган мәкальләр һәм табышмакларның тормышта, сөйләмебездә кулланышы турында әңгәмә уткәрелде. "Мәкальне дәвам ит","Кем иң тапкыры" дигән конкурслар үткәрелде. Чараның максаты: туган телебезнең энҗе бөртекләрен барлау,искә төшерү, пропагандалау. Ул гаҗәеп бөртекләр сөйләмебезне бизиләр,җанландыралар.