"Туган телем- иркә гөлем"
#ТуганТелләрһәмХалыкларбердәмлегеелы
#Демография
#Кадрәкавылкитапханәсе
17 февральдә Кадрәк авыл китапханәсендә 21 февраль- туган тел көненә багышлап уздырылган әдәби-музыкаль кичә "Туган телем- иркә гөлем" дип аталды. Кичә Кадрәк гомүмбелем бирү мәктәбе директоры Шакирова Л.А., татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова А.А. һәм 5 сыйныф укучылары катнашында узды. Китапханәче туган тел турында сөйләде. Күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштырды. Укучылар "Аулак өй" күренешен күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр. Максаты: балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Татар халкының йолаларын онытмау.