Центральная библиотека

"Батырларны барлый гасырлар"

9 декабрь- батырлар көне. Шул уңайдан Кадрәк авыл китапханәсендә "Батырларны барлый гасырлар" дип исемләнгән батырлык дәресе узды. Шул исемдәге кургәзмә төзелде. Китапханәче Кадрәк авыл мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына батырлар көненең килеп чыгышын, ни өчен уздырылуын аңлатты. Укучылар нинди орденнар, медальләр булуын һәм кемнәр бүләкләнүен белделәр. Якташыбыз Советлар Союзы герое Галиев Фахрази Гали улын искә алдылар. Әфганчылар турында альбом һәм күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштылар. Батырлык дәресе презентация белән үрелеп барды.