Центральная библиотека

3 декабрь-Билгесез солдатларны искә алу көне.

3 декабрь-Билгесез солдатларны искә алу көне. 1941-1945 нче Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм хәбәрсез югалганнар арасында Давек авылыннан киткән авылдашларыбыз бихисап. Бүгенгесе көндә аларның рухына дога кылып, истәлекләрен барлаучыларда сирәгәеп бара. Ватандашларыбызны искә алу, тарихи мирасыбызны буыннан-буынга тапшыру максаты белән китапханәче Гүзәлия Сахабутдинова һәм клуб мөдире Альбина Шайхутдинова Нургалиева Гәздәния апа гаиләсендә булды. Әтисе Биктимеров Исмагыйл сугышның беренче көненнән үк катнашып, ике аягын тездэн өздереп, гаиләсенә фоторәсемнәрен сорап хат яза. Гәтифә әби 3 баласы белән төшкән фоторәсемне җибәрә. Ә рәсем 1945 елның 19 маенда, карадым һәм кире җибәрәм дигән язу белән әбигә кире әйләнеп кайта. Хәтер китабында Исмәгыйл абый (Гәздәния апаның әтисе) 1942 нче елда вафат булган дигән белешмә бар. Ә 1904 нче елгы Имаметдин агалары 1943 нче елның 20 мартында вафат. Әтисенең бертуган энесе Исрафил- билгесез солдат. Гәздәния апа фоторәсемне тотып бүгенге көнгә кадәр әтисен һәм абыйсын күзләрен яшькә манып, менә-менә ишек ачылып китәрдә килеп керерләр дип көтә. Ә көтмичә булмый, чөнки 1996 нчы елда Кырымга баргач туганы Жәүрия апа янына тездән ике аяксыз ир-ат килеп "Сез кайдан? дип сорый, җавапны ишетү белән агай куздән югала.
Яу кырында каберләр бар
Гөлләргә күмелгәннәр.
Ә кайда сон сезнең кабер
Хәбәрсез югалганнар?