"Кешене хезмәт бизи"
2019 ел Татарстанда Һөнәрчеләр елы дип игълан ителү уңаеннан Дәвек авылы китапханәсендә китапханәче Сахабутдинова Г. Х. "Кешене хезмәт бизи" дип исемләнгән очрашу үткәрде. Очрашуга Татарстан Республикасы Минзәлә районы эчке эшләр подполковнигы Яруллин Тимур Ирек улы чакырылды. Ул үз чыгышында бүтән өлкәләр белән чагыштырып авыл хуҗалыгында да хезмәтнең авырлыгына һәм җаваплылыгына басып ясады. Яшь егетләрне үз өлкәләренә эшкә чакырды, эшкә керү өчен кирәкле булган мәгълүматларны җиткерде.