Центральная библиотека

«Белеет парус Лермонтова»

2019 нчы елнын 15 нче октябрендә бөек рус шагыйре М.Ю. Лермонтовның тууына 205 ел. Шушы дата уңаеннан 11 нче октябрь көнне Әтрәкле һәм Тат.Мөшеге китапханәчеләре, К.А.Смирнова исемендәге Тат.Мөшеге урта мәктәбе укытучысы Галимарданова Р.Н. белән берлектә «Белеет парус Лермонтова» исемле әдәби дәрес үткәрелде. Шул исемдә китап күргәзмәсе куелды. Тормышы һәм иҗаты турында видеоролик карадык. 6,7,8 нче сыйныф укучылары тарафыннан шагыйрнең «Бородино», «Парус», «Смерть поэта», «Тучи», «Родина» шигырьләрен яттан сөйләделәр. Өйрәнгәннәрне йомгаклап китапханәчеләр тарафыннан әдәби викторина тәкьдим ителде. Укучылар бик теләп чарада катнаштылар. 4 зур кеше, 30 укучы катнашты.