Хайваннар көне
4 октябрь - 2000 елдан хайваннар көне итеп билгеләп үтелә. Шул уңайдан 5 октябрь көнне Бикбау авылы китапханәсендә балалар белән хайваннар турында кызыклы әңгәмә корылды. Кыргый һәм йорт хайваннары арасында нинди аермалар барлыгы, кышын - җәен аларда нинди үзгәрешләр сизелүе турында сөйләп үтелде. Табышмакларга җаваплар таптылар, бергәләп әкиятләр укыдык. Балалар пластилиннан үзләре яраткан хайваннарның сурәтләрен ясадылар, йомшак уенчыкларын алып килделәр. Ә өч яшьлек Диана Чуковскийның "Доктор Айболит" әкиятен сөйләп бирде. Балаларга хайваннарны яратырга, аларны рәнҗетмәскә, кирәк чакта ярдәм итәргә кирәклеге турында аңлатылды.