«Тормышыбыз бизәге Сез»
Өлкәннәр бәйрәме уңаеннан 4 нче октябрьдә Тат.Мөшеге мәдәният йортында китапханә белән берлектә бәйрәм кичәсе үтте. «Тормышыбыз бизәге Сез» дигән күргәзмә оештырылды. Өлкәннәребезгә китаплар тәкьдим ителде, күңелле концерт программасы күрсәтелде, өлкәннәр күңелле ял иттеләр.