Центральная библиотека

"Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына"

Бүген, 3 октябрь көнне, өлкәннәр көне уңаеннан Наратлы Кичү авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрде. Соңыннан ул чәй табыны артында дәвам итте. Өлкән яшьтәге авылдашларыбыз бик канәгать булып таралыштылар.
Китапханәгә кереп яңа китап журналлар белэн таныштылар,укырга өйләренә алдылар.