"Өлкәннәр көне"
Бүген 3 октябрь көнне Югары Тәкермән авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең лаеклы ялдагы хезмәттәшләре Сагидуллина Хәкимә Фатих кызын, Шакирҗанова Гүзәлия Әзһәр кызын һәм Гильметдинова Вәсилә Барый кызын "Өлкәннәр көне" белән котлап, аларның өйләрендә булдылар, хәлләрен белештеләр.