Конкурс нәтиҗәләре
Татарстан китап нәшриятына 100 ел тулу уңаеннан, авылдашлар арасында конкурс игълан ителгән иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча авылыбызда яшәүче Хәмзә абый һәм Дания апа Вильдановлар гаиләсендә 1890 елда басылып чыккан "Мөхәммәдия" китабы( Татарстан китап нәшриятын чыкмаган булса да) сакланган, икенче урында Мансур абый һәм Нурания апа Имаевлар гаиләсендә булган 1926 нчы елгы "Как живут крестьяне в Дании" дип аталган китап барлыгы ачыкланды.