Центральная библиотека

"Адымнар нык, юллар имин булсын"

Дәвек авыл китапханәчесе Сахабутдинова Г. Х. Ләйсән балалар бакчасы белән берлектә "Адымнар нык, юллар имин булсын" дип исемләнгән юл кагыйдәләре иленә сәяхәт иттек. Кичәгә Яр Чаллы шәһәре ДПС ГИБДДның өлкән инспекторы , полициянең өлкән лейтенанты Шамсиев Ленар Наил улы чакырылган иде. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча инструкция үткәрде, сораулар бирде. Балаларның кагыйдәләрне ничек аңлауларын белер өчен кызыклы, мавыктыргыч уеннар уйнатылды. Балаларга юлда йөргәндә күренсеннәр өчен яктырткычлар бүләк итте, без үз чираратыбызда аңа зур рәхмәт әйтеп шулай ук истәлекле бүләк тапшырдык.