Центральная библиотека

"Китап- ул хәзинә"

6 сентябрьдә Кадрәк авыл китапханәчесе Кадрәк мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында ТАССРның һәм Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган әдәби сәгать уздырды. "Китап- ул хәзинә" дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Күргәзмәгә, Татарстан китап нәшриятында балалар өчен нәшер ителгән китаплар куелды. Китапханәдә сакланган иң борынгы китапларның берсе булган 1967 елгы "Иркен минем туган илем" китабы буенча рәсем конкурсы оештырылды. Туган җир, туган як, матур табигать - бу балалар ясаган рәсемнәрнең төп темасы булды.