Республика көне
Туган көннәрне кем генә яратмый икән?! Аңа алдан ук әзерләнәсең, дусларыңны чакырасың, тәм-том хәстәрлисең һәм бүләк көтәсең! Һәр ел 30 августта яраткан Татарстаныбыз да туган көнен билгеләп уза - Республика көнен бәйрәм итәбез! Шул уңайдан 29 август көнне Бикбау авылы китапханәчесе балаларны сынап карарга булды. Татарстан Республикасы символлары турында төрле сораулар бирде. Дәүләт флагының төсләре нинди мәгьнәләргә ия булуы, дәүләт гербы барсның үзенчәлеге турында һәм аларның авторлары турында балаларга аңлатып кителде.
Балалар 4 яшьлек Шияпов Альмир ясаган рәсемнәр күргәзмәсе белән танныштылар. Альмирдан рәсем ясау сәләте серләре турында сорашып үттек. Аның ясаган рәсемнәренә карап сокландык, аның бу таланты алдада югалмавын, уңышларга ирешүен теләдек.