"Все профессии важны, все профессии нужны"
2019 ел-Татарстанда эшче һөнəрлəр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 26 августта Югары Юшады авыл китапханəсендə "Все профессии важны, все профессии нужны" дип аталган китап күргəзмəсе төзелде. Китапханəче күргəзмəгə куелган китаплар һəм газета-журналларда басылган мəкалəлəр белəн таныштырды. Шушы көннəрдə Казанда узучы World skills чемпионаты турында сөйлəде. Яшьлəргə эшче һөнəрлəрнең мөһимлеге аңлатылды.