Урып-җыю эшләре
Басуларда урып-җыю эшләре гөрләп бара. Без буген мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан республикасының мөстәкыйльлек көне уңаеннан ындыр табагына барып, игенчеләребезгә күтәренке кәеф бүләк итеп кайттык. Ә китапханәче Гараева Маргарита механизаторларны яңа матбугат басмалары, эш күрсәткечләре белән таныштырды. Шулай ук тиздән булачак сайлаулар турында фикер алыштык.