Центральная библиотека

"Яраткан китап геройларын рәсемгә төшерәбез"

26.08.2019 көнне Әтрәкле китапханәсендә балалар белән Татарстан китап нәшриятының 100 еллык юбилеена багышлап, "Яраткан китап геройларын рәсемгә төшерәбез" чарасы үткәрелде. Иң элек ошаган китапларның геройлары белән таныштылар. Н. Носов "Белмәмешнең кояшлыга сәяхәте", 1967 ел китабы, С. Т. Аксаков "Аленький цветочек" 1955 ел китабы, С. Әдһәмованың "Дуслар" 1948 елгы, М. Хөсәенованың "Чебиләр" 1959 елгы, П. П. Ершовның "Канатлы ат" 1966 елгы китаплары балаларга иллюстрацияләр ясау өчен ошады.