Центральная библиотека

"22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне"

21 июньдә Кадрәк авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп каршында каршында оештырылган "Солнышко" лагерь балалары белән берлектә "21-июнь Хәтер шәме" акциясенә кушылды. Китапханәче балаларга акциянең мөһимлеген, "22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне" ил күләмендә уздырылуы турында сөйләде. Бөек Ватан сугышына багышланган китапларга күзәтү узды. Бер минут тынлык белән сугыш кырларында ятып калган әби- бабаларыбызны искә алдык.