Центральная библиотека

"Балалар Сабантуе"

20 июнь көнне Югары Тәкермән китапханәсе һәм клубы "Балалар Сабантуе" үткәрделәр. Балалар йомырка кабып, капчык киеп йөгерделәр, күз бәйләп әйбер кистеләр, аяк бәйләп йөгерделәр. Зурлар да алардан калышмады. Спонсорлар бүләкне җәлләмәгән иде. Бәйрәмнән һәркем бүләк белән кайтып китте.