"Россия- безнең туган илебез"
"Россия- безнең туган илебез" - Әтрәкле китапханәсе 13.06.2019 балалар белән патриотик тема буенча чара үткәрде.
"Без дуслык белән көчле!" исемле күргәзмә куелды.
Аерым станцияләргә тукталып, балалар белән Россиянең символларын, атаклы шәхесләре турында искә алынды. Әдәби марафон станциясендә рус халык әкиятләре буенча сорауларга җавап эзләнелде. "Сүзләрне тап"станциясендә төрле хәрефләрдән политик сүзләрне кайсы команда күбрәк табуы тикшерелде. Төсле кәгазъләрдән флаглар ясалды. "Грамотейлар" станциясендә сүзләрдәге хаталарны табарга кирәк иде.
Спорт станциясендә хәрәкәтле уеннар уйналды.
Серле сорауларга җавапларны да балалар бик тиз таптылар.
Россия көненә багышланган чарада 15 бала катнашты.