"12 июнь - Россия көне"
13 июньдә Кадрәк авыл китапханәсендә китапханәче, мәдәният хезмәткәрләре, "Ландыш" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, "Солнышко" лагерь балалары катнашында "12 июнь - Россия көне" дигән бәйрәм уздырылды.Шул исемдә күргәзмә төзелде. Китапханәче нинди бәйрәм булуы турында сөйләде. Балалар сорауларга җавап бирделәр. Рәсем конкурсына йомгак ясалды. Мәдәният йорты каршында төрле уеннар уйнатылды.