"Читаем Пушкина вместе"
6 июнь көнне Бикбау авылы китапханәсе "Читаем Пушкина вместе" акциясенә кушылды.
Яраткан шагыйребезнең тууына 220 ел тулды. Бөек рус шагыйренең исеме әллә ничә буынга таныш һәм сөекле. Аның әкиятләрен балачактан ук бик күпләр ярата. Әлеге дата хөрмәтенә китапханәдә "Читем Пушкина" исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Китапханә һәм клуб хезмәткәрләре балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында таныштырып киттеләр, әкиятләрен укыдылар. "Алтын балык" әкиятен бергәләп уйнап күрсәттеләр. Балалар бик күп кенә әкиятләрен укып исләрендә калдырганнар иде.