Балаларны яклау көне
5 июнь көнне Югары Тәкермән авыл китапханәсе, Түбән Тәкермән авыл клубы һәм "Чишмә" лагеры Балаларны яклау көне уңаеннан асфальтка рәсем ясадылар, төрле уеннар уйнадылар. Рәсем ясауда кунакка кайткан балалар да, Тәкермән бүлекчәсе җитәкчесе Илфак абыйлары да катнашты.