Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Балалар өчен Сабантуй» әдәби бәйрәме

3 июньдә Шәһәр үзәк китапханәсендә балалар өчен Сабантуй узды. Бәйрәм җырлы-биюле котлаулардан башланды. Яшь талантларның дәртле җырлары бар тамашачының кәефен күтәрде һәм балалар бәйрәме рухына тагын да күбрәк ямь өстәде. Үзләренең чыгышлары белән шәһәребез язучылары да куандырды, алар үзләренең балалар өчен язган шигырьләрен укыды.
Иҗат итәргә һәм кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар өчен кул эше осталары ярминкәсе оештырылды. Теләге булган һәркем үз куллары белән бүләк ясады һәм бик күп уңай хисләр алды.

Халык уеннары һәм күңел ачуларыннан башка Сабантуй була димени?! Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, кунаклар чын күңелдән шаяра һәм хәрәкәтчән уеннарда көч сынаша алды. Теләге булганнар Калак белән йөгерү», «Капчык киеп йөгерү», «Аркан тарту» һәм «Бүләкләр кисеп алу» кебек уеннарда катнашты. Барлык бәйге һәм уеннарда катнашучылар призлар белән бүләкләнде.
Әлеге чарага нәтиҗә ясап, бәйрәм уңышлы үтте дип һич шиксез әйтә алабыз! Сабантуй көлү авазлары, күңел ачу һәм дуслык рухында үтте. Өлкәннәр дә, балалар да бәйрәмнән канәгать калды, беркем дә бүләксез кайтып китмәде.

#летовтатарстане #айдагулять