Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Бережные Чаллы» ретро-фестивале

Барлык чаллылылар өчен безнең шәһәр – яраткан каласы. Һәм быел Чаллыга 400 ел булды. Шәһәр үзәк китапханәсендә «Бережные Чаллы» ретро-фестивале узды. Ул Шәһәр үзәк китапханәсе, Чаллы Рус җәмгыяте һәм «Түбән Кама» Туган якны өйрәнү җәмгыятенең уртак чарасы.
Фестиваль кысаларында төрле яшьтәге кешеләр өчен бик кызыклы чаралар үтте.
Чара «Герат» кыр почтасы» агитбригадасы артистлары, Александр Тарасов, «Тылсымлы ил» Үсеш үзәгенең яшь катнашучылары чыгыш ясаган фестивальне ачу тантанасыннан башланды. «Түбән Кама» туган якны өйрәнү җәмгыяте җитәкчесе Анатолий Николаевич Рябов туган якны өйрәнүче Владимир Васильевич Ермаков турында сөйләде.
Шәһәр архивы хезмәткәре Неля Мозаффар кызы Хәзрәтова кунакларга шәһәр тарихы турында сөйләде, кызыклы архив документлары белән күргәзмә тәкъдим итте. Шуннан слң Яр Чаллы шәһәре төзелеше тарихы турында фильм күрсәтте.
Туган якны өйрәнүче Илгизәр Әнвәр улы Әхмәдов балаларны Тарловка бистәсе тарихы һәм сәүдәгәр Стахеевлар нәселенең төбәк үсешенә керткән өлеше белән таныштырды. Катнашучылар сәүдәгәрлек тарихы, сәламәтлек саклау өлкәсенең үсеше һәм төбәкнең мәдәни мирасы арасында элемтәне күрде; кече ватанның истәлекле урыннары һәм кешеләре турында хәтерне саклауның әһәмияте турында фикер алышты.

Балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә укучылар өчен «Бәхетле өметләр шәһәре» интеллектуаль уены үткәрелде. Уен барышында балалар Яр Чаллы шәһәренә нигез салыну һәм үсеше тарихы, КамАЗ төзелеш турында мәгълүмат алды, истәлекле урыннар һәм төп урамнар буйлап «үтте». Чара азагында укучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән матур рәсемле китаплар белән танышты. 
Әдәбият тарихы музее КамАЗның беренче төзүчеләренең көнкүреш тарихы, Чаллы язучылары белән таныштырды, КамАЗ төзүчеләре тормышы турында җанлы итеп сөйләүче экспонатлар тәкъдим ителде.
Абонементта туган якны өйрәнүчеләр Светлана Константиновна Бабич һәм Валентина Андреевна Забродина белән «Шәһәр белгечләре» дигән очрашу узды, алар Чулман буенда ничек итеп шәһәр барлыкка килүен искә төшерде.
Сәнгать бүлегендә «Илдар Ханов асылташлары» дигән мастер-класс үтте. Төрле төсле смальта кисәкләре ярдәмендә балалар сыннарны янәдән тудырды. 
Чаллылыларны «Биюче Чаллы» бию мәйданчыгы да куандырды. Монда өлкәннәр яшьлек биюләрен искә төшерде, ә балалар бик теләп биюләр буенча мастер-класста катнашты. 
чара тамашачыларда җанлы кызыксыну уятты һәм туган як тарихының даталар һәм фактлар гына түгел, ә урыннар, гореф-гадәтләр һәм күренекле якташларның гамәлләрендә чагылучы буыннара арасындагы бәйләнеш икәнен ассызыклады.

Күбрәк фотолар монда.