Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Яр Чаллы» сәнгать һәм туган якны өйрәнү фестивале

4 апрельдә Шәһәр үзәк китапханәсендә бик зур уңыш белән «Яр Чаллы» сәнгать һәм туган якны өйрәнү фестивале узды.
Катнашучылар өчен Яр Чаллыга нигез салынуга 400 ел тулу һәм беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыгуының 50 еллыгы кысаларында мавыктыргыч программа әзерләнгән иде. Фестиваль бар яшьтәге чаллылыларның игътибарын җәлеп итте, алар вакытларын файдалы итеп уздыру өчен оештырылган төрле мәйданчыкларда булды.
Сәнгать бүлегендә ТР Халык рәссамы, шәһәрнең мактаулы гражданины Мадияр Хаҗиевның туган якка багышланган «Ватанга җыр» дигән шәхси күргәзмәсе ачылды.
Владимир Высоцкий исемендәге автор җыры клубы катнашындагы музыкаль-шигъри очрашу яхшы җырлар һәм шигърият сөючеләрне үзенә җыйды.

«Тарихи мирасны ничек сакларга һәм шәһәрдәшләр моның өчен нәрсә эшли» лекториясендә урбанчы, Том Сойер Фест Чаллы координаторы Любовь Егорычева спикер булды. Ул мәдәни мирас һәм шәһәребездә җирле тәңгәллек, Илдар Хановның «Метеорит» скульптур композициясен торгызу турында сөйләде.
Фестиваль кунакларының аерым игътибарын шәһәрдәшләр көнкүрешенең тарихи реконструкциясе җәлеп итте. Күргәзмәдә әби-бабаларның киемнәре белән беррәттән аларның көнкүреш тормышында кулланылган эш кораллары да тәкъдим ителде. Шулай ук совет чоры экспонатлары укучыларда кызыксыну уятты. 
Кинозалда шәһәр төзелешенең тарихи документаль хроникасын карарга мөмкин булды.  
Күпсанлы мастер-класслар үтте: сәйләннән үрү, балчык белән эшләү, макраме үрү, йоннан картиналар, мозаикалы панно, офорт станокта шәһәр символларын бастыру. 
Гаилә иҗаты фестивале чаллы гаиләләре өчен чын бәйрәм булды, алары вакытларын мавыктыргыч һәм кызыклы итеп уздырды.